"Театр-ялкау артистны яратмый."
- aisilu-sun
- 7 нояб. 2015 г.
- 2 мин. чтения
Һәрбер кеше үзенең хис-тойгыларын төрлечә күрсәтә:кемдер тал ботагында утыручы сандугач сыман җырлый,ә кемдер шул җырларны яза,кемдер аякларыннан очкыннар чыгара-чыгара бии,кемдер төннәр буе йокламый,хислэрен кәгазьгә нәфис сүз итеп бушата. Һәм бу ысуллар арасында театр осталыгы да бар. Образга кереп,геройның хисләрен кичереп,аның авырлыкларын хэл итеп,син үзеңнең сорауларыңа да җаваплар табасын,үзеңә дәрес аласың. Гомумән,шәһесне сәнгать үстерә. Ә театр-сәнгатьнең иң мөһим өлешләренең берсе. Ә инде кеше балачагыннан ук театр осталыгы белән танышса,ул аның тормышыннан юкка чыкмас. Мин үзем дә Ибятова Роза Нургатовна җитәкчелегендәге "Нур" татар-милли театр түгәрәгенә йөрим. "Әгәр дә,мин укучыларыма уйланырга ризык бирсәм,алар үзләренә минем дәресләремнән файдалы берәр нәрсә алсалар,театр осталыгына өйрәнү аларның тормышына яхшы яктан тәэсир итсә,мин үземнең тикмәгә генә яшәмәгәнемне,бәхетле кеше икәнлегемне аңлыйм"ди ул. Кайчандыр "Нур" театр түгәрәгенә йөргән балалар арасында күпчелекләре үзләренең тормышларын сәхнә белән бәйләде. Шуларның берсе,Галиәсгар Камал академия театрының яшь актеры-Артур Шайдуллин да. Ул минем сорауларыма җавап бирергә риза булды. -Артур абый,син мәктәптәге театр түгәрәгенә йөргәндә,киләчәктә дә үзеңне сәхнәдә күрә идеңме? -Әйе,мин мәктәптә инде беренче сыйныфтан ук театр түгәрәгенә йөрдем. Язмыш мине театр юлына ташлады. Мин үземне төрле яктан да күрсәтергә омтылдым. Төгәл үзем Камал театрына эләгергә хыялланган идем,тик умберенче сыйныфта каршылыклар булды: театрда акча юк дип,анда эшләп киләчәк булмас дип. Мактанып әйтүем түгел,тик җиде ел узды мәктәп бетергәнемә,һәм мин-Камал артисты. Минем хыялым чынга ашты. -Ә нинди жанрдагы рольләрне күбрәк якын итәсең һәм берәр төгәл рольне башкарырга хыялың бармы? -Бөтен жанрларда да уйнарга яратам. Минемчә,актер бар жанрда да уйный белергә тиеш. Ә хыялдагы рольгә килгәндә,хәзерге караштагы Рудольф Нуриевны уйнарга телим,яки берәр аҗдаханы. -Өлкән буын актерлары үзләренең тәҗрибәләре белән өләшәләрме,киңәшләр бирәләрме? - Өлкән артистлар һәрвакыт киңәш бирәләр. Алар күп күргән, куп белә торган кешеләр. Мин аларны яратып тынлыйм. -Ә үзең,хәзер театр осталыгына өйрәнүче балаларга,синең кебек зур сәхнәләрдә булырга хыялланучыларга нинди киңәш бирер идең? -Киләчәк буынга киңәшем: тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз... Бу һөнәрдә ярата белсәң генә эшләп була. Театр - ялкау артистны яратмый. Габдулла ага Тукайның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Комментарии